Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында Түбән Тархан авылының мәдәният хезмәткәре "Минем гаиләм – минем байлыгым! " - дигән гаилә кичәсе үткәргән. Чарада Сәетовлар һәм Хәбибуллиннар гаиләләре катнашкан. Гаилә династияләре вәкилләре үзләренең традицияләре һәм гаилә истәлекләре турында сөйләгәннәр. Барысы бергә "Халык зирәклеге әйтә" викторинасында актив катнаштылар, гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, "Гаилә учагы"журналыннан файдалы киңәшләр укыдылар. Кичә азагында кунаклар гаилә бәхете рецепты белән уртаклаштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
.jpg)