21 августта Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район күзәтү-конкурсы кысаларында, «Спас – күңелле вакыт» фольклор бәйрәме узды. Мәдәният йорты фойесында бәйрәмнең кунакларын «Саклаучы-курчак» иҗат мастер-классы һәм «Кер сари» эчемлеге дегустациясе каршы алды. Аннан чара театральләштерелгән концерт программасы белән дәвам итте, биредә мәдәният йорты коллективлары һәм чакырылган артистлар башкаруында вокал һәм хореографик номерлар тәкъдим ителде.