22 август Югары Тархан мәдәният йорты агитбригадасы «Бакырчы» ҖЧҖ игенчеләре алдында чыгыш ясады. Кыр хезмәтчәннәре хөрмәтенә туган җиргә, балаларга, гаиләгә мәхәббәт җырлары яңгырады. Урып-җыю эшләрендә катнашучылар иҗат төркеменә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.