Ачык һавада уку залы - җылы көнне кулыңа китап тотып үткәрүнең искиткеч ысулы, көндәлек су-зыгыдан ял итү, яңа газета-журналлар карау, яңа кешеләр белән очрашу һәм танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Үзәк һәм балалар китапханәләре оештырган «Китаплар белән ял итәбез» ачык һавадагы уку залы кунаклары яраткан әсәрләрен карап кына калмады, китапханәләргә килгән яңа әдәбият белән дә танышты.