Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәлләрне камилләштерү һәм мәктәп бинасыннан эвакуацияләүдә объект күнекмәләренә әзерлек кысаларында Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Игътибар!" сигналы буенча үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү үткәрелде.
Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы җитәкчелегендә укучылар мамыклы марля бәйләгечен кию алгоритмын һәм эвакуация маршрутын, эвакуация вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.