2024 елның 12 сентябрендә Тоншерма урта мәктәбендә укучылар белән «Россия – минем горизонтларым» циклыннан икенче дәрес үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре балаларга һөнәрләрнең төрлелегендә үз урыныңны ничек табарга кирәклеге турында сөйләшергә тәкъдим иттеләр.
Алар нәрсәдән башларга, киләчәккә беренче булып нинди адымнар ясарга икәнен белделәр. Дәресләр кызыклы форматта узды: видео да каралды, үзара аралашулар да булды, төрле биремнәр дә башкарылды. «Яраткан эш» формуласы буенча эш аеруча кызыклы иде.