Файдалы ял көннәре

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

"Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе" юннатлары 14 сентябрьдә Казанның "Замбези елгасы"зоопаркында булдылар.

Сәфәрне биология укытучысы, юннатлар отряды җитәкчесе Г.М. Хөснетдинова Рус география җәмгыяте ярдәме белән оештырды.

Экскурсия вакытында балалар экзотик хайваннар дөньясына чумдылар, аларның яшәү шартлары, туклану үзенчәлекләре һәм гадәтләре турында күп яңалыклар белделәр. Балалар сәфәрдән бик канәгать калдылар.

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International