11 сентябрь көнне “Игътибар, балалар!"Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасында мәктәбебезнең иң кечкенә халкы өчен -«Беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр сафына кабул итү “чарасы узды.
Чараны оештыручылар “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары (рәисе К.Р. Нәфигина.), юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары (җитәкчесе А.Н.Самойлова), Н.П.Иванов исемендәге Юнармия отряды (җитәкчесе А.В. Ванюхин), шулай ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Р. Хәмидуллина һәм директор киңәшчесе Л.Н. Лазарева .Чараның төп максаты - беренче сыйныф укучыларының юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, юл билгеләре һәм светофор сигналлары турында күзаллауларын киңәйтү, күзәтүчәнлекне һәм игътибарны үстерү, җәяүлене дөрес яктан тәрбияләү. Бәйрәм уен, балаларның белемнәрен тикшерү формасында узды. Укучыларны башта Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге өлкән инспекторы полиция капитаны И.Ф. Хөсниев сәламләде.
Очрашу барышында Юхиди инспекторы укучыларга юлларда,җәяүлеләр кичүләрендә ,җәмәгать транспортында үзеңне ничек итеп дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде һәм автотранспорттагы тотып тору җайланмалары турында да әйтеп үтте.
Илнур Фирдүс улы билгеләп үткәнчә,юл аша чыкканда,колакчыларны мобиль телефоннары аша кулланырга ярамый.
Инспектор балалар белән велосипедта йөрү кагыйдәләре турында фикер алышты.Очрашу азагында Юхиди инспекторы балаларга юлларда игътибарлы һәм сак булырга өндәде.