Саф һавада уеннарны балалар бик ярата. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныга.
Бүген "Әкият" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре шушы максатларны күз алдында тотып, төркем балалары белән "Сабантуй" урман аланына походка бардылар. Алар анда көзге табигатьне күзәттеләр һәм әби -бабаларының яратып уйнаган “Жмурки", "Путаница", "Вышибалы" кебек уеннар да уйнадылар.
Без рус халкының гореф-гадәтләрен сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга тырышабыз. Киләчәктә безнең тәрбияләнүчеләрнең балалары, я булмаса оныклары : «Әби, бабай! Ә сез балачакта нинди уеннар уйнадыгыз? " дигән сорауга җавапсыз калмаслар, дип уйлыйбыз.