18 сентябрь көнне Бакырчы авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында «Ак калфак»мастер-классы булып узды. Анда катнашучылар үзләре татар хатын-кыз баш киеме ясадылар, шулай ук калфак тарихы белән таныштылар, ата-бабаларыбызның баш киемнәре нинди булганлыгын белделәр.