Олы Тархан авылы мәдәният йортында җылы һәм дустанә атмосферада Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы һәм музыкант Закир Шаһбан һәм аның хатыны автор - башкаручы Гөлүсә Шаһбан концерты булды.
Якташыбыз Алия Исрафилова махсус кунак буларак чакырылды.Концерт көчле алкышлар һәм матур кичә өчен артистларга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.