22 сентябрьдә Мәдәният йортында "хәзинә эзләп"квест-уены узды. Анда төрле яшьтәге балалар катнашты. Квест-ул күңел ачу уены, анда катнашучыларга билгеле бер максатка ирешү максатыннан төрле башваткычлар чишәргә, киңәшләр эзләргә һәм әйләнә-тирә мохитне тикшерергә кирәк.
Уен барышында балалар станцияләр буйлап сәяхәткә чыктылар. Маҗара вакытында аларны төрле киртәләр көтә иде. Балалар табышмакларны, әкиятләрне чиштеләр, пазл җыйдылар. «Хәзинә» эзләү барышында балалар куелган максатка ирешү өчен каршылыкларны мөстәкыйль рәвештә җиңделәр, анда команда рухы, намуслылык, үҗәтлек, бер-берсенә дусларча мөнәсәбәт тәрбияләделәр. Уен җылы дустанә атмосферада узды. Балалар биремне «бик яхшы» га үтәделәр, квест тәмамлангач, призлар алдылар.