Бүген "Табигатьтә фенологик үзгәрешләр" республика рәсем конкурсында җиңүче дипломы белән "Ханжин П.С.исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"нең 1 А сыйныфы укучысы Мирослав Медведевны (кл. җитәкчесе Е. В. Белова ). бүләкләделәр.
Бүләкләү тантанасы Бөтенроссия шимбә өмәсе «Яшел Россия» һәм «Россия суы» акциясенең «Экология» милли проекты кысаларында Юдино Изумруд бистәсе территориясендә узды. 300 гә якын кеше ,70 кә якын команда "Чисталык Марафоны" квест-уенында җиңү өчен көрәште. Мирослав,аның әнисе һәм сыйныф җитәкчесе составындагы 70 нче "Экоша" командасы да әлеге квест-уенның иң актив катнашучылары.
Экологик акциядә катнашучыларның барысын да концерт программасы, кыр кухнясы һәм интерактив мәйданчыклар көтә иде. Монда барысы да булды! Экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, РГО, Россия экология җәмгыяте, “Чисто булачак”, студентлары һәм волонтерлары! Җиңүчеләрне ТР экология һәм табигый ресурслар министры Шадриков Александр Валерий улы һәм Татарстан Республикасының башка рәсми затлары бүләкләде.