23 сентябрь көнне Байраш авыл мәдәният йортында “Хезмәт династияләре” исемле гаилә кичәсе узды.
Очрашуга гомерләрен балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга, шулай ук мәдәнияткә багышлаган гаиләләр чакырылды.
Катнашучылар үзләренең хезмәтләренә булган мәхәббәтне ничек алып баруларын һәм аны буыннарга җиткерүләрен сөйләделәр, үзләренең мавыгулары белән уртаклаштылар.