Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучысы, махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды. Егетләр хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Конкрет мисалда алар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең чын кеше һәм үз иле гражданины сыйфатлары булуын күрделәр.
Әңгәмә ахырында балалар хәрби хезмәткәргә нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк җиңү белән кайтуын теләделәр.