Үзәк китапханә хәбәр итә

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Тәтеш балкышы” комплекслы үзәгендә көндезге очрашу төркеменә йөрүче яшь кешеләр белән “Бер яшел эксперимент тарихы” дигән чара үткәрделәр.

Дәрестә катнашучылар безнең өстәлгә эләккән һәр бөртекнең озын юл узуын белделәр: чәчүдән алып уңыш җыюга, тегермәннән кибет киштәләренә кадәр. Төрле ярма исемнәре очрый торган мәкальләр һәм сәнгать әсәрләре белән таныштык. «Балтадан ботка» пешердек, ябык күзләр белән ярманың составын билгеләдек, бер үк вакытта аның нинди ашлыктан килеп чыкканын атап.

Чара азагында яшьләр рәхәтләнеп «ярманың тылсымлы трансформациясе» мастер - классында катнаштылар, анда төрле ярмалар кулланып картиналар әзерләделәр.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International