8-9 октябрь көннәрендә районыбызның гомуми белем бирү оешмаларында биология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп этабы булып узды. 5-11 сыйныфларның йөздән артык укучысы биология буенча катлаулы олимпиада биремнәрен чишүдә үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
Олимпиада «Сириус»белем бирү үзәге платформасында узды. Катнашучылар тирән белемнәрне генә түгел, ә логик фикерләү, анализлау һәм алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен дә таләп иткән биремнәрне чиштеләр.
Биология буенча олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар киләсе сайлап алу этабына — муниципаль этапка чакырылачак. Бу талантлы балалар өчен үзләрен күрсәтү һәм Олимпиадада катнашуларын тагын да югарырак дәрәҗәдә дәвам итү өчен менә дигән мөмкинлек.
Биология буенча Олимпиада-белемнәрне тикшерү генә түгел, ә дөньяга карашыңны киңәйтү, тере табигать һәм аның законнары турында яңалыклар белү мөмкинлеге дә ул. Катнашучыларга уңышлар телибез һәм алар олимпиада биремнәрен хәл итүдән ләззәт алырлар дип өметләнәбез!