Түбән Тархан авыл клубы хәбәр итә

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

14 октябрь көнне Түбән Тархан авылы клубында Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көненә багышланган «Авыл хатын-кызларына рәхмәт» исемле очрашу кичәсе булды.

Очрашуда авыл хезмәтчәннәре – хатын-кызлар катнашты. Чарага «Осталыкның чиге юк» күргәзмәсе оештырылды, анда авыл осталарының кул эшләре күрсәтелде. Күргәзмәне карап чыкканнан соң һәм тәҗрибә уртаклашканнан соң, җыелганнар ханымнар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.

Аннары түгәрәк табын артында чәйләр эчеп, көнүзәк проблемалар турында фикер алыштылар, гаилә шатлыклары белән уртаклаштылар, үткәннәрне искә төшерделәр һәм, әлбәттә, күңел ачтылар. Төрле интерактив уеннарда, викториналарда, конкурсларда һәм биюләрдә катнаштылар.

   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International