Мәдәният яңалыклары

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

22 октябрьдә Олы Тархан авыл мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район күзәтү-конкурсы кысаларында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Яшәгез сез көлеп кенә, кадерен белеп кенә» бәйрәм программасы булып узды.

 Мәдәният йорты фойесында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе һәм бәйләү буенча мастер-класс оештырылды. Чара барышында оештыручылар тарафыннан «Орчык өмәсе» фольклор бәйрәме күрсәтелде. Биредә борынгы заманда кичләрен кешеләр зур өйгә җыелып, йон эшкәртүрү, эрләү, бәйләү кренешләрен күрсәттеләр.

Мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм җырчылары, җыр-биюләр башкардылар.           ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International