Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Авыл яшьләре арасында аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү максатларында мәгълүмати-консультация бригадалары оештырылды, аларның бурычлары: укучыларга авыл территорияләрен үстерү һәм агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча дәүләт тарафыннан алып барыла торган сәясәт турында консультация бирү; агросәнәгать комплексы өлкәсендә һөнәрләрне популярлаштыру, аграр югары уку йортларына керү.
Шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 22 октябрендә югары уку йортлары вәкилләренең шәһәр мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды.