Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 25 октябре, җомга

24 октябрь көнне Тәтеш район мәдәният йортында шәһәр мәктәпләре укучылары өчен «Россия өчен!» дип исемләнгән, балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән, махсус хәрби операциягә багышланган патриотик сәгать үткәрелде.

Алып баручылар балаларга патриотизм хисе, Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы һәм Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча хәрби бурычын үтәүчеләргә ярдәм итү теләге күп кешеләрне берләштерүе турында сөйләп үттеләр. Хәтер сәгатенең төп өлеше замандашларына — әлеге югары исемгә лаек булган Россия Федерациясе Геройларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы герой – якташларга багышланды.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International