24 октябрь көнне Лаптыйн авылы мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район күзәтү-конкурсы кысаларында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Тату гаилә бәйрәме» дигән бәйрәм программасы булып узды.
Мәдәният йортында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Чара барышында алып баручылар авылның иң яшь һәм иң өлкән кешеләрен билгеләп үттеләр, хәрбиләрнең әниләренә чәчәкләр тапшырдылар, яшь гаиләләрне котлап үттеләр. Авыл үзешчәннәре авыл халкына һәм кунакларга бәйрәм рухы бүләк итте.