"Яшь бөркетләр" сменасын ачу

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

2024 елның 28 октябрендә  Ханжин П.С.исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә  көзге сәламәтләндерү лагере сменасы үз ишекләрен ачты.

“ Бөркетләр ” - үз илен яратучы, дус-тату яшәүче, якыннары турында кайгыртучы балалар бердәмлеге ул. Алар игелекле эшләрне оештыруда актив катнашучылар. Лагерь сменасы тантаналы линейкадан башланды. Анда балалар бөркетләр турындагы риваятьне тыңладылар, лагерь девизын өйрәнделәр, Ватан турында шигырьләр укыдылар һәм "Россия бөркетләре " флешмобын биеделәр.

Көн дәвамында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ЮИД отряды белән бергә кабатладылар, отряд почмакларын бизәү белән шөгыльләнделәр, Халыкара мәктәп китапханәләре көненә багышланган “Китап киштәләре буйлап” чарасында катнаштылар, яраткан китаплары буенча рәсемнәр ясадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Лагерь сменасының беренче көнен балалар бик яхшы кәеф белән уздырдылар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International