Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

27 октябрьдә Келәш мәдәният йортында каз каурыйларыннан дегәч ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Анда “Хатирә” фольклор төркеме хатын-кызлары катнашты.

Осталык дәресен үткәрүчеләр катнашучыларны дегәч ясау серләренә өйрәттеләр. Нәтиҗәдә, һәркем экологик чиста майлау җайланмасына ия булды, яңа дегәч кулланып каз мае белән майлаган коймак белән сыйландылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International