Соколовский А.А исемендәге Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

28.10.2024 Тәтеш  шәһәренең А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә  көзге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты.

Орленок-Лидер" трегына багышланган көн иртәнге зарядкадан башланды. Бүгенге көн "Әйдәгез дус булыйк" шигаре астында узды.

Балалар отряд исемнәре, девиз, эмблема уйлап таптыларр һәм отряд почмагын бизәделәр. Балалар үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, куркынычсызлык техникасы буенча өйрәтү роликларын карадылар, эш планы турында фикер алыштылар. Эш планы нигезендә, беренче көнне тантаналы линейкасы үткәрелде. Сәламләү сүзләре белән лагерь начальнигы В.А. Сергеева мөрәҗәгать итте. Ачылу бәйрәмен өлкән тәрбияче Саматова Г.Н., "Россия бөркете остазлары сәламләде. Отряд тәрбиячеләре Корнукова Г. Ф. һәм Сарапуллина Е. К. «Йөрәгеңнән сора, син кем? " дигән мастер-класс үткәрделәр.

Анда балалар, үзләренең шәхси хыялларын тормышка ашыру аша, отряд символын булдырдылар һәм «без Россия бөркетләре» дигән отряд почмакларын бизәделәр. Көн күңелле үтте. Балалар бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф алдылар! Алда балаларның тагын бик күп кызыклы һәм әһәмиятле эшләре бар.

Атна продуктив һәм бай булырга вәгъдә итә.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International