Тәтеш шәһәренең А.А. Соколвский исемендәге 2нче гомуми белем бирү мәктәбендә “Светофорик” лагеренең икенче көне "Мин куркынычсызлыкны сайлыйм"исеме астында узды.
1 нче отряд тәрбиячесе Ислюкова Т.В. балалар өчен Тәтеш шәһәре буйлап "Матур урыннар, бай табигать" дип исемләнгән виртуаль экскурсия үткәрде. Татьяна Вячеславовна безнең төбәкнең матурлыгы, аның тарихының вакыйгаларга бай булуы турында сөйләде. Балалар район символлары турында белемнәрен ныгыттылар, шәһәрнең әһәмиятле урыннарының фотоларын һәм видеоязмаларын карадылар.
"Орленок Эколог" трегы буенча отрядларда “Экологик ромашка” дип аталган интеграцияләнгән дәресләр узды, анда табигать турында кайгыртуга кагылышлы төрле иҗади биремнәр башкарырга тәкъдим ителде. Биремнәрне үтәү барышында балалар тере һәм терек булмаган табигать турында белемнәрен күрсәттеләр.
Төшке аштан соң өлкән тәрбияче Саматова Г. Н. «Куркынычсызлык әлифбасы» уен-викторинасын үткәрде. Балалар уенда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, тарих битләрен ачтылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделә. Шулай ук балалар мәктәп музеенда кунакта булдылар
"Светофорик" лагеренең икенче көне бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.