29 октябрь көнне Тәтеш районы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «КВН-экспромт» иҗат батлы узды.
«Көзге тарих» дип аталган тематик юмористик программада гражданнарны яклау көллияте студентлары катнашты.
Командалар «сәламләү», «разминка», «тавыш бирү», «стихоплеты», «импровизация», «караоке», «бию батлы», «мода күрсәтү» конкурсларында көч сынаштылар. Чарада катнашучылар да, оештыручылар да әлеге чарадан чын күңелдән ләззәт алдылар.