29 октябрь көнне Алабирде авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Күләгә театры –күләгәне ничек кулга ияләштерергә» дигән мастер - класс уздырылды.
Балалар 1500 елдан артык элек Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә оештырылган күләгәләр театры тарихы белән таныштылар. Яшүсмерләр балачакта бармакларыннан үткен фигуралар үрелүен, стенада эт, ат, әкияттәге аждаһа, елан, кош кебек «тере» җан ияләре пәйда булуын исләренә төшерделәр. Чарада катнашучыларга куелыш темасын сайларга һәм күләгәләр театры өчен декорацияләр ясарга тәкъдим ителде. «Ничек күләгә булырга» актерлык мастер-классын узгач, балалар - актерлар спектакль-экспромт күрсәттеләр.