«Кулланучылар хокукларын яклау – 2024» темасына республика олимпиадасының II этабына йомгак ясалды.
Икенче этапта катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына кагылышлы конкрет проблема буенча мөстәкыйль рәвештә иҗади инша әзерләргә, аның мәгънәсен ачарга, төрле аспектларны билгеләргә, үз мөнәсәбәтләрен формалаштырырга һәм нигезләргә кирәк иде. Эссены 429 катнашучы язган.
Олимпиаданың 1 һәм 2 этаплары нәтиҗәләре буенча III этапка 429 кеше арасыннан иң күп балл җыйган 105 катнашучы үтте.
Тәтеш районыннан укучы Игнатьева Дарина чыгыш ясаячак(фәнни җитәкчесе – Миронов Е.С.).
III этап (йомгаклау) 2024 елның 30 октябреннән 15 ноябренә кадәр уздырыла.