"Светофор"мәктәп лагеренда дүртенче көн

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең "Светофорик" мәктәп яны лагере үзенең актив фазасына аяк басты. Сменаның дүртенче көне балалар өчен мавыктыргыч һәм бай булды. Иртә линейка, традицион зарядкадан башланды.

Алия Исмагиловна "Мойдодыр дуслары һәм безнең сәламәтлек" темасына әңгәмә уткәрде. Ул көн режимын үтәү, тән һәм кул гигиенасы, микробларның таралуы, дөрес туклану, өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.  

Лагерьда тәрбияләнүчеләр белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган  мастер-класс үткәрелде.

Төшке аштан соң балалар мультиклар иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, "Мульти-пульти карнавал" исемендә куркынычсызлык дәресе карадылар.

Химия укытучысы С. М. Шакирова балаларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International