Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Ата — аналар кунак бүлмәсе» социаль проекты кысаларында балалар китапханәсендә Гаилә елына багышланган «Китап-безнең гаилә дустыбыз» исемле гаилә сәгате үткәрелде.
Бәйрәмгә туганнары белән килгән укучыларга китапханә шатланып ишекләрен ачты. Алар елмаю һәм җылылык белән тулы атмосферага чумдылар. Кунаклар китаплар патшалыгының күптөрлелегеннән ләззәтләнә алдылар, «Туган якның үткәненә күз салыйк» туган якны өйрәнү мини-музеенда булдылар, шулай ук үзләренең яраткан китаплары һәм язучылары турында сөйләделәр.
Чара азагында мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде, анда катнашучылар үз куллары белән аппликация техникасында китап кыстыргыч ясадылар.