Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш гражданнарны яклау көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Россия халыкларының мәдәни мирасы»квест-уены үткәрделәр.
Слайдлы презентациядән студентлар бәйрәм тарихы, Мәскәүнең поляк интервентларыннан азат ителүе, Минин һәм Пожарскийның илне берләштерүдә роле турында белделәр, кызыклы биремнәр белән интеллектуаль уенда катнаштылар. Чара азагында тематик күргәзмә белән таныштык, анда Россия дәүләте тарихы буенча китаплар тәкъдим ителде.