1 ноябрь көнне Урюм авыл мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без бердәм» дип исемләнгән, бәйрәм чарасы уздырылды.
Биредә Урюм мәктәбе укучылары һәм «Карлыгач» балалар-сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр катнашты. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында җырлар, шигырьләр һәм биюләр яңгырады.
«Карлыгач» балалар укыту-сәламәтләндерү лагере җитәкчесе Пирогов Дмитрий Николаевич барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, сәламәтлек теләде. Чара милли уеннар уздыру белән дәвам итте.