Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 2 ноябре, шимбә

1 ноябрь көнне «Мәдәният волонтерлары» ирекле оешмасының Тәтеш бүлекчәсе активистлары Урюм авылындагы «Ласточка» балалар мәгариф-савыктыру лагере өчен «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Балага җылы бүләк ит» хәйрия акциясе үткәрделәр.

Биредә балалар чараны оештыручылар белән бергә уртак «Дуслык әйлән-бәйлән» түгәрәгенә бастылар, милли уеннар уйнадылар, биеделәр. Программа азагында балалар төрле төстәге яфраклардан файдаланып, бердәмлек, дуслык һәм тынычлык символына әверелгән «Дуслык агачы» булдырдылар.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International