1 ноябрь көнне Келәш авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Әбиләребез куллары белән» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Экспозициядә әбиләребез чиккән кул эшләре күрсәтелде. Катнашучылар бу предметларның тарихы, аларның технологияләре турында ишетә алдылар. Чарада барлык катнашучылар өчен шома чигү буенча мастер – класс үткәрелде.