"Без дуслыгыбыз белән көчле һәм  Ватаныбыз белән горур"

2024 елның 2 ноябре, шимбә

«Башаккай» балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без дуслыгыбыз белән көчле һәм  Ватаныбыз белән горур" дигән бәйрәм узды.

Балаларга әлеге бәйрәмнең әһәмияте турында видеоролик күрсәтелде. "Түгәрәк"- мордва халык уены, "Икмәк пешерүче"- чуаш халык уены, "Аксак төлке"- татар халык уены, "Бөккән"- рус халык уены кебек төрле милләт уеннары уйнадылар.

Халыклар бердәмлеге көнен -балалар кечкенәдән белергә тиешле бәйрәм. Кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле ил гражданнарына бердәмлекнең мөһимлеген искә төшерергә дә өнди торган бәйрәм. Чөнки бер юнәлештә хәрәкәт итеп кенә, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм каршылыкларны җиңәргә мөмкин.
   ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International