Мәдәният яңалыклары

2024 елның 2 ноябре, шимбә

1 ноябрь көнне Тәтеш муниципаль районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Рима Сафиуллова) Урюм авылындагы «Ласточка» балалар белем бирү-сәламәтләндерү лагеренда булдылар.

Чарада катнашучылар балалар белән татар милли киемнәре турында әңгәмә үткәрделәр, якынлашып килүче бәйрәм-Халыклар бердәмлеге көне белән котладылар, җылы теләкләрен җиткерделәр, татлы бүләкләр тапшырдылар. Лагерьда тәрбияләнүчеләр кунакларга сәнгать номерын тәкъдим иттеләр.

    ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International