Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бергә тату гаилә» исемле күңел ачу программасы үткәрделәр. Бәйрәм кунаклары өчен: бөек Россия турында интеллектуаль конкурслар һәм тарихи викториналар әзерләнде. Ата-аналар һәм балалар «Флагны кем тизрәк китерер» эстафетасында, «Мин Россиядә яшим», «Үз илеңнең гербын тап» уеннарында, «Базарда» татар уенында катнаштылар.
Чара ахырында катнашучылар өчен патриотик шигырьләр һәм җырлар яңгырады.