Бүген, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, "Сабый" балалар бакчасында патриотик тәрбия чарасы үткәрелде. Балалар илебездә яшәүче халыклар белән таныштылар. Балалар илебезнең никадәр бөек, матур һәм ресурсларга бай булуын белделәр. Россиянең көче төрле милләт кешеләренең илдә дус яшәвендә икәнен ачыкладылар.