2 ноябрь көнне Починки-Новольяшево авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә серләре» дип исемләнгәнвикторина уздырылды.
Катнашучылар викторина сорауларына җавап биреп, түбәндәге уеннарда актив катнаштылар: «Гаилә серләре», «А дан Я га кадәр гаилә», «Китап туганнары», «Нинди уртаклык?», «Фотода гаилә» Россия халыкларының гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Викторина җиңүчеләрен татлы призлар белән бүләкләделәр.