Ханжин П.С.исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Яшь бөркетләр" лагеренда көн күңелле зарядка - "Без бергә!" флешмобы белән башланды. Балалар бергәләп биеделәр, бер-берсен куәтләп тордылар. Иртәнге аштан соң , "Яшь бөркетләр" дип аталган йомгаклау концертына әзерләнделәр. Һәр отрядта җыр-биюләр,шигырьләр кабатланды. Бөркетләр дус яши, башкаларга шатлык китерә, җырлый, бии белә дигән уй-фикерләр белән әзерләнде әлеге концерт.
Лагерьда ял итүче балалар Халыклар бердәмлеге көненә багышлап уздырылган район гаилә спартакиадасы вакытында актив җанатарлар булдылар.
“Яшь бөркетләр дөньяны яхшырак итәргә омтыла” лозунгы астында узган лагерь сменасы баларга онытылмас мизгелләр бүләк итте.