3 ноябрь "Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемндәге гомуми белем бирү мәктәбенең "Светофорик " лагере эшен төгәлләде. Лагерь ул - кечкенә тормыш! Лагерьда смена буе күңел ачу хөкем сөрде, һәр көн кызыклы вакыйгалар һәм чаралар белән тулы иде. Лагерьда һәр көн кызыклы вакыйгалар һәм чаралар белән тулы иде.
Балалар көзге лагерьда актив ял иттеләр. Лагерь балаларга эшчәнлекнең төрле төрләрен үзләштерергә, конкрет белем һәм күнекмәләр алырга, лидерлык сыйфатларын формалаштырырга ярдәм итте
Вакыт бик тиз үтеп китте. Аерылышу вакыты җитте. Һәркем лагерьда үткән вакытларын искә төшерде. Күпләр күңелсезләнделәр, әмма бәйрәм кәефе лагерь сменасын ябу программасы һәм тантаналы линейка белән бизәлде. Лагерь начальнигы Сергеева В.А. һәм өлкән тәрбияче Саматова Г. Н. иң яхшы отрядларны төрле номинацияләрдә җиңүләре өчен бүләкләделәр, шулай ук остазларны билгеләп үттеләр, аларга мәктәп яны лагере эшендә актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Лагерьның барлык хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, педагогик талантлары, рухи юмартлыклары һәм мәктәп укучыларына тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Лагерьда үткәргән көннәр балаларның хәтерендә озакка калыр һәм онытылмаслык тәэсирләр һәм файдалы эшләр белән тулып калыр дип өметләнәбез.