Алабирде мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

2 ноябрь көнне Алаберде авыл мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтүгә багышланган"Тыныч күк йөзе баш өстендә" тематик сәгате булып узды.

Чарада катнашучыларга мәдәният йорты директоры террорчылыкның нәрсә икәнен, аның ничек барлыкка килүен, террорчыларның нинди максатларга ирешүен һәм аларга махсус гаскәрләрнең ничек каршы торуын сөйләде. Очрашу барышында катнашучылар экстремаль ситуациядә үзләрен ничек тотарга һәм нинди куркынычсызлык чаралары күрергә кирәклеген белделәр.



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International