3 ноябрь Федоровка авыл клубында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә альбомына күз салыгыз» исемле истәлекләр сәгате узды.
Очрашуга һәр катнашучы туганнары, дуслары фотосүратләрен һәм тормыштагы мөһим вакыйгалар саклана торган фотоальбомнар алып килде. Катнашучылар альбомнарын бер-берсенә күрсәтеп, гаилә фотосурәтләре тарихлары белән уртаклаштылар. Авылда яшәүче Л.П. Леонтьева үзенең нәсел шәҗәрәсе турында иң кызыклы хикәяләрнең берсе белән сөйләде.
Бу фотографияләрне карау гына түгел, ә кызыклы хикәяләр, күңелгә үтеп керә торган истәлекләр һәм төрле чорларның, төрле буыннарның тормыш чагыштырулары кичәсе булып саналды.