Хөрмәтле тәтешлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Бәйрәмне Россиядә 2004 елдан бирле билгеләп үтәләр. Ул 1612 елның мөһим вакыйгасы хөрмәтенә куелган, ул вакытта Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне чит ил басып алучыларыннан азат иткән һәм болганчык вакытны тәмамлаган.
Халыклар бердәмлеге көне Россиянең бөтенлеген, Ватаныбызны ныгыту, гражданлык җәмгыятен торгызу һәм аны үстерү юлында барлык халыкларның һәм милләтләрнең бердәмлеген гәүдәләндерә.
Безнең районда яшәүче халыкларның күпьеллык дуслыгы элеккечә бердәмлек һәм тынычлык нигезе булып кала.
Барыгызга да бәхет, иминлек, оптимизм, тормыш ныклыгы һәм тыныч күк йөзе телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов