3 ноябрь Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Гитарада уйнау» мастер-классы уздырылды. Биредә Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе студентлары һәм укучылары катнашты. Чара башында алып баручылар гитара тарихы һәм аның төрләре турында белән таныштырып үттеләр. Көй каян барлыкка килә, нинди уен техникасы кулланыла. Катнашучылар гитараны һәм уенда үз стилен ничек сайларга икәнен белделәр. Чара азагында барлык катнашучылар бергә гитара астында берничә танылган әсәрне башкардылар.