Келәш модель китапханәсендә мәдәният йорты, балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Без бердәмлек белән көчле” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде. Балаларга аңлаешлы телдә бу датаның тарихы турында аңлатылды. “Бердәмлек нидә чагыла?”, “Кемнәр алар Минин белән Пожарский?” , шундый сорауларга “Мәдәният” Милли проекты кысаларында алынган китаплар җавап табарга булышты. Оештыручылар катнашучыларга “Минин һәм Пожарский” дип аталган филм карарга тәкдим иттеләр.