2024 елның 05 ноябрендә 2 нче Тәтеш мәктәбе театрының яшь артистлары Саматова Г.Н. җитәкчелегендә «Бөркетләр очарга өйрәнә» V Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты патриотик фестиваль-конкурсының финал этабында катнашалар.
Конкурсның төп максаты - үсеп килүче буында патриотлык хисе формалаштыру, сәнгатьнең әхлакый потенциалын тормышка ашыру аша гражданлык җаваплылыгы һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Артистларыбызга уңышлар телибез!