Мәдәният яңалыклары

2024 елның 9 ноябре, шимбә

8 ноябрь Алабирде авыл мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни–ял итү учреждениесе» күзәтү-конкурсы кысаларында «Туган авылым-үзе бер гаилә» концерт программасы булып узды.

Мәдәният йорты фойесында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Сәламләү сүзе белән тамашачыларга Алабирде авыл җирлеге Башлыгы Ринат Хакимов мөрәҗать итте. Сәхнәдән үзешчәннәр артистлар башкаруында мәхәббәт, туган як турында җырлар яңгырады. Тамашачылар сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп җылы сүзләр кабул иттеләр, һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International