8нче ноябрь көнне Олы Тархан авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә кыйммәтләре һәм аларның традицияләре» дип исемләнгән гаилә традицияләре кичәсе булып узды. Башта алып баручы катнашучыларга гаилә кыйммәтләре турында гыйбрәтле хикәяләр сөйләде. Аннары катнашучылар мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар, анда алар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен генә күрсәтеп калмадылар, дуслык, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшүләрен күрсәттеләр, «Мәкаль юкка гына әйтелми»уенындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр һәм дәвам иттеләр. «Аңлатмалар»конкурсында катнаштылар. Чарада катнашкан гаиләләр үзләренең шәҗәрәләре турында сөйләделәр, гаилә ялы тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, гаиләнең һәр әгъзасының роле һәм бурычлары турында сөйләделәр.